«Почтальон Печкинның букчасыннан»: әдәби уен программасы (0+)

«Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» проекты кысаларында, 8 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Почтальон Печкинның букчасыннан» дигән әдәби уен программасы уздырды. Нәниләр мавыктыргыч балалар журналлары дөньясына сәяхәт кылды.  

фото
IMG_7566
IMG_7594
IMG_7584
IMG_7590

Алар китапханәгә килүче матур рәсемле вакытлы матбугат басмалары белән танышты. 
Китапханәче һәр журналның кабатланмас үз кыяфәте һәм стиле булуы, димәк, үз укучысы да булырга тиешлеге турында сөйләде. Балалар бу басмаларның нинди танып белү һәм күңел ачу материалларыннан торуын, һәр санында укучыларны кызыклы хикәя яки повесть көтеп торуын белде. Шулай ук журналлар башваткычлар, ребуслар, кроссвордлар, бәйгеләр һәм белемнәрне үстерүче викториналарга бай. Яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән аларны карады, үзләренә яңа һәм мавыктыргыч мәгълүматлар да тапты.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: